Шифаханәгә кемнәргә бушлай юллама бирелә?
Россиядә кайбер категориягә керүчеләр дәүләт хисабына санаторий-курортта бушлай ял итә ала.
Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сүзләренә таянып яза.
Аның әйтүенчә, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар, инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шулай ук Чернобыль АЭСында һәм Семипалатинск полигонында атом-төш сынауларында зыян күрүчеләр мондый мөмкинлектән файдалана ала.
Моннан тыш һәлак булган (үлгән) сугыш инвалидлары әгъзалары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары санаторийда сәламәтлеген бушлай ныгытуга хокуклы. Алар һәр ел саен 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу формасын (акчалата яки натуралата) сайлап алырга тиеш.
Санаторийда дәвалану һәм анда барып кайту чыгымы шул җыелмага керә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/166037/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев