Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шикләнү гаиләмне җимерде

Ирем белән яратышып өйләнештек. Шәһәрдә бер бүлмәде квартира алдык, улыбыз туды. Барысы да яхшы кебек, тик бианам гына мине яратмады.

Мине сабыр, тырыш, итагатьле итеп тәрбияләделәр. Шуңа да аның кайбер «төртмәле» сүзләренә күз йомарга да өйрәндем.

Икенчегә авырга калгач, зуррак квартира алу турында хыяллана башладым. Чыннан да, шәһәр йортындагы бер бүлмәдә 4 кешегә яшәргә авыр булыр иде. Ирем бу теләкне шатланып кабул итмәсә дә, дөреслек минем яктан икәнлекне аңлый иде. Мин эштән туктагач, квартира өчен түләү авыр булуыннан курка иде. Шулай да, икәүләп утырып, бу уйның дөрес икәнлеге турында сөйләштек. Ипотека алыра барасы көнне ирем кинәт кенә бу хыялдан баш тартты. Баштан баланың минеке икәнлеген ачыкларга кирәк әле, ди! Аптырап калдым..Үз колакларыма үзем ышанмадым!

Бианам улына икенче балага мин кайдадыр йөреп узганмын һәм хәзер шул баланы квартиралы итәр өчен квартираны зурайтырга тырышам дигән. Ирем аның баланың әтисе икәнлеген раслау өчен экспертиза эшләргә дә тәкъдим итте. Болай да күңелнең иләс-миләс килеп торган чагы иде, берни дә әйтми, әйберләремне җыя башладым. Минем бу адымны алар, чыннан да, бала иремнеке түгел итеп кабул итте. Янәсе, иремнеке булса, торып калыр идем, китмәгән булыр идем.

Бәхеткә, әти белән әни аңлап кабул итте. Улым да картәнисе белән картәтисен бик ярата иде. Бала тугач та экспертиза ясаттырдык, ачудан, ирем килеп гафу үтенде. Мине, баланы шулай рәнҗеткән кеше белән киләчәгемне күз алдына китерергә дә куркуымны әйттем. Әти дә кат-кат ныклап уйлавымны сорады. Ирем белән бианамның бу кылыгына ул да бик ачулы иде.

Балага тиздән 1 яшь тулачак. Өлкәне садикка йөри. Әти-әни һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Ирем атнасына бер тапкыр килеп китә. Балаларга бүләкләр алып килгән була. Бик нык ябыкты, күзләренең нуры югалды. Аракы белән нык «дуслашты»

Ике бала белән җиңел булмаганын беләм. Әмма әти белән әни минем яклы булганда, киләчәктән курыкмыйм. Нишләргә, шикләнүне онытып булырмы?…

"Буа кызлары" ВКонтакте төркеменнән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев