Якындагы берничә тәүлектә Россиянең үзәк өлешендәге төбәкләрдә атмосфера басымы арту яңгыр һәм җепшек карның кимүенә китерәчәк.
“Метео” фараз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов шулай дип белдергән.
Пәнҗешәмбедән җылыта башлый, ә май бәйрәмнәрендә тагын да җылырак булачак, дигән синоптик. “1 майдан явым-төшем урыны белән генә сакланып калачак, ә һава температурасы +10 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә инде киләсе озын ялларда – 9-11 майда 12-17 градуслы май җылысы килү көтелә”, – дип йомгак ясаган сүзенә Шувалов.
Нет комментариев