Социаль фондның Лениногорск бердәм контакт- үзәге бөтен Россиядән шалтыратулар кабул итә
Россия Социаль фондының Лениногорск бүлеге базасында 2023 елдан Бердәм контакт-үзәк эшли башлады.
Монда 25 кеше эшли, алар Россия буенча булган шалтыратуларны кабул итә.
«Мондый үзәкләр Татарстанда өчәү: Лениногорскида, Казанда, Чаллыда. Үзәкнең белгечләре үз эшләрен белеп, төгәл итеп башкара», – ди СФРның Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.
Контакт -үзәкнең номеры: 8-800-1-00000-1
Татарстандагы бердәм контакт-үзәк белгечләре ел саен 1,5 млн мөрәҗәгатьләр кабул итеп, аларны эшкәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев