Шөгер авылыннан Регинага ярдәм итүләрен сорыйлар
Авырлыклар сыный.
Шөгер авылыннан Халикова Фирүзә гаиләсе бүгенге көндә кайгы-хәсрәттә. Кызлары – Регинада яман чир табылган. Регинаның 3 яшьлек кызы үсеп килә. Шушы кызны аякка бастырасы бар, ана назыннан мәхрүм булмасын иде.
Бүген Регина клиникада дәвалану уза. Тиздән аңа катлаулы операция ясарга тиешләр, ә аннары озакка сузылган реабилитация көтә.
Әлбәттә, болар барысы да финанс чыгымнары сорый. Изге Рамазан ае - игелекле һәм изгелекле гамәлләр ае. Регинага ярдәм кулы сузыйк. Бер изгелек мең бәладән коткарыр, ди халкыбыз мәкале.
Регинага ярдәм итеп, аның гаиләсен генә түгел, үзебезне дә сөендерик. Килешәсездер, кечкенә генә бер изгелек кылсаң да кәефләр күтәрелеп китә, дөньяга башкача карый башлыйсың.
Регинага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен әнисенең карта номеры:
2202 2080 6361 6404 Халикова Фируза
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев