Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер халык театры музыкаль комедия белән тамашачыны ял иттерде

Ике пәрдәлек музыкаль комедия иде.

Шөгер авылы мәдәният йортында Шөгер халык театры Хәбир Ибраһим һәм Рәдиф Сәгъдинең "Кияү абый" дип исемләнгән ике пәрдәлек музыкаль комедиясен тәкъдим итте.

Шөгер халык театры ел саен сәхнә әсәрләре белән тамашачысын ял иттереп, рухи азык бүләк итә.

Сәхнәдә артистлар тормышны оста итеп сурәтләгәннәр. 50 яшьлек композиторның яшь кызга өйләнергә җыенуы көлке дә кызганыч та.

Спектакльдә уйнаучы артистлар үз рольләрен дөрес сайлап, геройларының характерын ачып бирә алганнар. Хәзерге заман спектакле булуга карамастан, сәхнә күренешендә татар гореф-гадәтләре, элементлары да бар икән.

Шөгер мәдәният йорты хәбәр иткәнчә, спектакльгә театр сөючеләр бик күп җыелган. “Тамашачылар спектакльне бик яратып карадылар һәм көчле алкышлар бүләк иттеләр. Ә артистларыбыз үзләренең чын осталыкларын күрсәттеләр”, - дип хәбәр итә мәдәният йорты.

Рольләрне башкардылар: Виталий Иванов, Илнур Дәүләтшин, Руслан Сунгатуллин, Халидә Саттарова, Гөлфия Шәйдуллина, Айгөл Гәрәева, Валентина Даутова.

Музыка өлешен әзерләүче һәм алып баручы –  Гүзәл Закирова.

Спектакльне сәхнәгә куючы -  Шөгер халык театры режиссеры Зилия Гәрәева.

 

фотолар: Шөгер мәдәният йортыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев