Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгердә районара гериатрия үзәгендә төзелеш эшләре тәмамланды

Биредә өлкән яшьтәге гражданнардагы авыруларны дәвалау һәм профилактикалау белән шөгыльләнәчәкләр.

 

Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә үзәкнең эчке яктагы эшләре төгәлләнгән, вентиляция системасы көйләнгән, түбә, фасад ясалган. Ишекләр куелган, линолеум җәелгән, мебель кайтартылган һәм урнаштырылган. Бинага лицензия рәсмиләштерү эше бара һәм ФБУЗ эксперт нәтиҗәсен алырга калган.

Амбулаторияне реконструкцияләү, капиталь ремонт "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә  (финанс средстволары федераль һәм республика бюджетларыннан) үткәрелде.

Беренче тапкыр "Татнефть"нең Иҗтимагый советында әлеге проект турында сүз булды, компания  шулай ук финанс ярдәме күрсәткән.

 

Фотолар: ГАУЗ "Лениногорская ЦРБ"

https://vk.com/crb_leninogorsk?w=wall-196122368_739

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев