Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгердә Вильдановлар бакчасында гигант көнбагыш үскән

Көнбагыш - лецитин чыганагы. Аның мае - Е витамины микъдары буенча «чемпион».

Районыбызның Шөгер авылында Вильдановлар бакчасында галәмәт зур биеклектә көнбагыш үскән. Әлеге көнбагыш фотосын Вильдановларның кызы Лилия юри генә социаль челтәргә куйган булган һәм шуннан әлеге фото иң күп караучыларны җыйган.

Без дә социаль челтәрдә күреп, Лилия белән элемтәгә кердек.

Баксаң, бу көнбагыш Шөгердә яшәүче Асия һәм Рәшит Вильдановлар бакчасында үскән, сүз уңаеннан, әле һаман да үсә.

“Яз аенда без чәчкәләр катнашмасы (кушылма, сбор) орлыкларын бакчага чәчкән идек. Шушы орлыклардан мондый биек көнбагыш чыгар дип уйламадык та. Ә ул әнә никадәр биеклектә үскән. Әти үлчәп караган, 4 метрдан артык биеклектә инде. Хәзер әти көнбагышны бәйләп куйды, югыйсә аварга мөмкин. Моның кадәр биеклектә көнбагыш үскәне юк иде. Беренче тапкыр күрүебез”, - дип сөйләде Лилия.

Фотода – Вильдановларның кияве төшкән. Ул үзе дә озын буйлы ир-ат, көнбагыш янәшәсендә исә ул кечкенә буйлы булып калган.

Кырларда хәзер көнбагыш болай сап-сары чәчәктә утырмый инде, ә биредә матур булып, шау чәчкәдә.

Әлеге көнбагыш социаль челтәрдә барлыкка килгәч, халык комментарийлар язган:

“Кояшка тартыла торгандыр бу үсемлек”
“Мондыйны беренче мәртәбә күрәм”
“Орлыгы кайсы фирманыкы”
“Декоратив көнбагыш шундый була ул”
“Моны рекордлар китабына кертергә”
– дигән фикерләр язылган.

Көнбагыш - лецитин чыганагы. Аның мае - Е витамины микъдары буенча «чемпион». Медицинада көнбагышның кырый таҗларын, яфракларын һәм маен файдаланалар.

фотолар: Лилия Шакирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев