Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сөякләре баш миенә кергән

Табиблар бик авыр хәлдәге 15 яшьлек үсмерне коткарып калган.

Башкортстанда Күмертау шәһәрендә уникаль операция ясаганнар. Табиблар бик авыр хәлдәге 15 яшьлек үсмерне коткарып калган. 21 августка каршы төндә малай мотоцикл руле артында кюветка очкан.

Ул җитди баш мие җәрәхәтләре ала. Хәтта баш миенә сөяк калдыклары керүен ачыклый табаблар. Урынга ашыгыч ярдәм килә, табиблар үсмергә беренче ярдәм күрсәтә һәм аны Күмертау дәваханәсенә китерәләр.

Пациентны китергәндә аны анда табиблар бригадасы көтеп торган була инде, ашыгыч рәвештә табиб-нейрохирургны чакырталар.   Операция өч сәгать дәвам итә, аны нейрохирург Павел Петрунин үткәрә, ә тормыш эшчәнлеге параметрларының анестезиясен һәм контролен анестезиолог-реаниматолог Галия Хәйретдинова тәэмин итә.  

Җәрәхәтләр баш миенең тышчаларына кагылган, шуңа күрә үсмернең гомере табибларга бәйле булган. Бәхеткә, операция уңышлы узган. Берничә сәгатьтән соң малай аңына килгән, тормыш өчен мөһим үзәкләр зарарланмаган булып чыга.  

Үсмер инде үз аягында йөри. Тиздән аны дәваханәдән чыгарачаклар. Мондый табиблар, чыннан да, фәрештәләргә тиң.

Чыганак

https://matbugat.ru/news/?id=38032

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев