Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

«Шоколад түгел, сабын бит бу» яки төнге чәй эчү маҗарасы

Төнлә белән чәй эчү тәмле була, шулай бит?

Ә кайчакта маҗаралы да була. Безнең белән дә булды ул, сезгә дә сөйлим әле.

Шулай беркөнне соңлап кына, төн уртасында кабат чәй эчәргә уйладык. Суыткычтан сөт алганда, күзем күптән үзенең чиратын көтеп яткан шоколад наборына төште. Тормыш иптәшемә әйтәм: “Сирень, бу күчтәнәчне сиңа лично бүләк иткәннәр иде, шушы шоколадлар белән эчик әле төнге чәйне”, - дидем дә, Сирень алдына инструментлар наборын китереп куйдым.

Ни өчен инструментлар наборы дим, чөнки алар нәкъ тә эш коралларына охшатып ясалган иде, берсе “плоскогубцы” – каргаборын дип йөртәбез, икенчесе “отвертка” – шөреп боргыч формасында ясап куелган. Әлеге “эш кораллары” матур тартма эченә салынган, төргәкләнгән иде.

Чәй өстәле янына утырдык, янәсе дә шоколад белән эчәчәкбез хәзер. Сирень шул арада шөреп боргыч формасындагы “шоколадны” алып, аның тоткасын сындырды да, яртысын миңа бирде, бүлеште минем белән. Икәүләп тырыша-тырыша чәйнәргә тотындык.

Сирень берзаман: “Шоколад түгел, сабын бит бу!” – дип, авызын тотып, юыну бүлмәсенә йөгерде. Мин кухнядан ерак китмәдем инде, кухня раковинасына иелдем.

Аннары авыз чайкату, тешләрне чистарту башланды. Үзебез бер көләбез, бер елыйсы да килә.

Менә шулай, дусларым. Пенсияне юкка гына бирмиләр. Моннан күп еллар элек әтинең кул кремы белән тешен чистартканын хәтерлим, шул вакыйга да искә алынды. Соң, үзебез дә әти-әниләр яшенә җиттек бит, Аллаһыга шөкер.

Сез дә шундый маҗараларга очрамагыз дип яздым. Җиде кат үлчә, бер кат кис – әлеге мәкаль үзен төрле очракта искә төшерергә куша. 

Тәслимә Рафикова, Лениногорск

 

фото: Т. Рафиковадан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев