Сөт сатып алу бәяләре төшү аркасында Татарстан хуҗалыклары 1,5 млрд сум югалттылар
Сөт сатып алу бәяләре төшү аркасында Татарстан хуҗалыклары 1,5 млрд сум югалткан.
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов республика Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр итте.
"Республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре, гыйнвар аенда 10 мең тоннага күбрәк сөт сатканнан соң, өстәмә рәвештә 485 млн сум табыш алдылар. Шул ук вакытта сату бәясе төшү аркасында 1,5 млрд сум югалттык»,-дип белдерде ул.
Мәхмүтов сүзләренчә, сөт сатып алу бәяләре төшү аркасында кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыру сорауда кала. Хәзер республикада 15,7 мең сыерга исәпләнгән 20 терлекчелек объекты төзелә.
татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев