«Спутник V» вакцинасы нәтиҗәлелеген югалткан
2020 елның августында барлыкка килгән вакцинаның башлангыч варианты коронавирус инфекциясеннән беренче ике ел гына саклаган, шуннан соң штаммнар саны арту белән әкренләп нәтиҗәлелеген югалткан, дип белдерде Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург.
— 2022 елның җәй уртасыннан башлап, омикрон "1, 2 һәм 3 вариантлары барлыкка килгәч," Спутник V" ның нәтиҗәлелеге сигез тапкыр кимегән. Ә "Омикрон" 4, 5 барлыкка килгәч, нәтиҗәлелек инде 20 тапкыр кимегән. 2023 елның гыйнварында кракен штаммы ачыклангач, "Спутник" вакцинасы нәтиҗәле булудан туктаткан, дип сөйләгән Гинцбург.
Хәзер Гамалея фәнни-тикшеренү үзәгендә вакцинаның яңартылган версиясе өчен клиник сынаулар үткәрелә, ул "кракенга" каршы тора алачак, дип белдергән белгеч.
Фото: https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев