Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Спутник V» вакцинасын эшләүчеләрнең берсен үтерүдә гаепләнүче кулга алынган

Мәскәүдә суд Гамалея үзәгенең фәнни хезмәткәре Андрей Ботиковны үтерүдә гаепләнгән Алексей Змановскийны кулга алды. Ир-ат ике ай сак астында булачак.

Суд утырышы вакытында гаепләнүче тулысынча гаебен таныган. Тикшерү версиясе буенча, Змановский талаш вакытында Ботиковны каеш белән буып үтергән, ә аннары качкан.

Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтында хәбәр итүләренчә, Андрей Ботиков өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләгән һәм «Спутник V» вакцинасына патент автордашы булган. Ботиков вакцинаны уйлап тапкан өчен Президент тарафыннан бүләкләнгән.

"Ватаным Татарстан"нан алынды

https://photo.tatar-inform.ru/search

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев