Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Штраф түли алмаучы лениногорскилы мәҗбүри эшкә ризалашкан

Лениногорск суды моннан биш ел элек штрафка тартылучыга башка төр җәза билгеләде.

 

2018 нче елның гыйнвар аенда Лениногорск районында яшәүче С. суд тарафыннан дәүләт файдасына 25 мең сум күләмендә штрафка тартылган. 2018 елның апрелендә, әлеге эш буенча суд приставы башкару  производствосын кузгату турында карар чыгарган. Карар белән С.таныштырылган һәм штраф түләнмәгән очракта, аның  башка төр җәзага алыштырылачагы турында кисәтелгән.

Шуңа да карамастан, хәзерге вакытка кадәр С. штрафны түләмәгән, түләүне кичектереп тору турында гариза белән судка  да мөрәҗәгать итмәгән. Суд приставлары закон тарафыннан бирелгән хокукларыннан файдаланып, аны үзләре эзләгән.

Шушы көннәрдә  Лениногорск суд приставлары бүлеге пристав-башкаручысының, С. ка карата чыгарылган штраф түләү турында карарын, ирегеннән мәхрүм итүгә  бәйле булмаган, башка төр җәза белән  алыштыру турындагы тәкъдиме судта каралды.

Суд утырышында С.,  штрафын акчасы булмау сәбәпле түли алмавын аңлатты. Штрафны башка төр җәза белән алыштырырга ризалашты.

Суд пристав-башкаручының тәкъдимен канәгатьләндерде.  25 мең сумлык  штраф  80 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза белән алыштырылды.

Карар әлегә законлы көченә кермәгән һәм апелляция тәртибендә шикаять ителергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев