Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Студентлар десанты» акциясе кысаларында Лениногорск нефть техникумы студентлары Эчке эшләр бүлегендә булды

Чараны оештыручылар студентларны якынлашып килүче Студентлар көне белән котладылар һәм полиция бүлеге буенча экскурсия үткәрделәр.

Акция кысаларында яшьләр Эчке эшләр бүлегенең төрле бүлекчәләрендә хезмәт итү үзенчәлекләре, Лениногорск полициясе тарихында якты эз калдырган шәхесләр һәм вакыйгалар турында белделәр. 

Шулай ук, студентларга экспонатлар – төрле елларның форма үрнәкләрен, тарихи документларны һәм полициянең элекке атрибутикасын күрсәттеләр.
Студентларда бигрәк тә полициядә хезмәт итүче этләр һәм тирга бару зур тәэсир калдырды.

Студентлар Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә кызыклы  экскурсия өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.
 
Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев