Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Су булмаудан зарланып, Лениногорск прокуратурасына хат язганнар

Лениногорск шәһәр прокуратурасына районның Алешкино авылында яшәүче ханым гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Ул авыл кешеләренең су булмаудан интегүләре турында борчылып язган.

Хатын-кыз аңлатканча, күпчелек халкы пенсионерлар булган авылда, ел башыннан алып берничә ай дәвамында су бирү туктатылган. Прокуратура тикшерүе моның сәбәбе насос станциясен электр белән тәэмин итүче трансформатор подстанциясенең төзексезлеге булуын ачыклаган. 

Шуның аркасында насос авылдагы йортларга су бирми башлаган. Җирле үзидарә органнары әлеге мәсьәләне хәл итү өчен үз вакытында чаралар күрмәгән. Алар моны финанслау җитешмәүгә сылтап калдырганнар.  

Прокуратура җирле кешенең мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәргәннән соң, хокук бозуларны кичекмәстән бетерүне таләп итеп күрсәтмә кертте.

Хокук саклау органнары катнашканнан соң, подстанцияне ремонтлау өчен кирәкле акча табылган һәм авылга янә су бирә башлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев