Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы авылында Тәскирә әби Сәфәргалиева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (+ фотолар)

Районыбызның Сугышлы авылында туып-үскән, шунда гомер итүче Тәскирә Шәрип кызы Сәфәргалиева бүген 100 яше уңаеннан котлаулар кабул итте.

Ул — тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Балачагы, яшүсмер еллары авыр уза. Колхозда төрле эшләрдә көч куя, авыр дип тормый, бар эшкә дә өлгер була. 
«Сугыш вакытында тылда ачлык-ялангачлык булды, кияргә кием, ашарга ризык юк иде. Шулай да түздек», — дип искә ала Тәскирә әби.

Аның хәтеренә сокланырга гына кала. Элеккеге елларны, вакыйгаларны исенә төшерде.

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, 1949 елда Мөхтәр абый белән гаилә коралар. Мөхтәр абый — сугыш ветераны. Бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Мөхтәр абый 2000 елда вафат булган. 

Бүгенге көндә Тәскирә әби кызы Асия тәрбиясендә хөрмәттә яши. Аның 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар. 

Йөз яшьлек әбине котларга район Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Гөлнара Вагизова, Сугышлы авыл башлыгы Альбина Зиатдинова, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре килде. 

Марат Нилевич Тәскирә әбигә хәерле имин гомер теләп, Россия Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Котлау хатларын, чәчәк букеты һәм бүләк тапшырды. 

Авыл үзешчәннәре әбигә җырлар бүләк иттеләр.

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев