Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы авылында тау башында язылган «Әлһәмдүлләһи шөкер» язуын яңартканнар

Районыбызның Сугышлы авылы тау башында «Әлһәмдүлләһи шөкер» язуы әллә кайдан күренеп тора.

Язуның озынлыгы 10 метр һәм киңлеге 4 метрдан артык. 

"Әлһәмдүлләһи шөкер" язуының барлыкка килү тарихы да кызыклы. 1999 елга кадәр анда "Ленин — сүнмәс кояш ул" дигән җөмлә торган. 90 нчы еллар ахырында Сугышлы авылына Бөгелмә шәһәреннән мулла килә һәм ул халыкка язуны дингә кагылышлы итеп үзгәртеп, "Әлһәмдүлилләһи шөкер" дип үзгәртү идеясен җиткерә. 

Бу идея Сугышлы авылы халкына бик ошый, һәм алар эшкә керешәләр. Яңа язуны тантаналы рәвештә ачалар, шушы авылның Ислам дине кануннары буенча яшәүче Әклимә апа Ялалова дога-сүрәләр укый. Шулай ук, Бөгелмәдән килгән мулла да катнаша.

Ел саен авыл халкы тау битендәге язу территориясен чүп-чардан арындыралар, ак төстәге известь белән буйыйлар.

фото: Сугышлы авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев