Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен зур яңалык бар

Әмма барлык төр бурычлар да гамәлдән алыначак, дигән сүз түгел.

2024 елның 1 декабреннән соң хәрби хезмәткә контракт төзегән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре кредит бурычын тулысынча гамәлдән чыгаруга хокук алган. Бу хакта “РИА Новости” юрист Давид Адамс сүзләренә таянып яза. 

Аның әйтүенчә, әлеге чара хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә 10 миллион сумга кадәр ипотека кредиты һәм куллану кредиты буенча бурычларыннан котылу мөмкинлеге бирәчәк. Әмма бу чара билгеләнгән датага кадәр (ягъни узган елның 1 декабренә кадәр) түләнелә башлаган кредитларга гына кагыла. 

Юрист билгеләп үткәнчә, шул рәвешле дәүләт хәтәр хезмәттәге хәрбиләргә финанс ярдәме күрсәтәчәк. 

Бу программа кысасында банклар кредит түләтү хокукыннан мәхрүм ителәчәк, шул ук вакытта кредит түләмәүчегә карата суд тикшерүләре, мөлкәткә арест салу эше туктатылачак. 

Чараның төп өстенлеге – бурычны гамәлдән алу өчен бөлгенлек процедурасын узу таләп ителми. Димәк, алга таба бизнес алып бару яки яңа кредитлар алуга бернинди дә чикләүләр салынмаячак. 

Белгеч билгеләп үткәнчә, хәрби хезмәткәрләр программада катнашу өчен үзләренең статусын раслаучы документлар, шулай ук бурыч турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш. Әмма барлык төр бурычлар да гамәлдән алыначак, дигән сүз түгел бу. 

Әйтик, алимент түләүләре, зыянны каплау һәм административ штрафлар әлеге программага эләкми. Моннан тыш ул 2024 елның 1 декабреннән соң түләнелә башлаган кредитларга кагылмый.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/165716/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев