Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сыйфатлы ипи нинди булырга тиеш?

Адым саен пекарнялар ачылган заманда ипигә кытлык юк сыман. Тик менә сыйфатлы, тәмле ипине табуы гына авыррак. Редакциябезгә дә укучыларыбыз, кискәч таралып китә торган ипи тотып берничә мәртәбә килгәннәр иде. Күпләр ипинең тиз искерүеннән, икмәктә ят тәм барлыгыннан зарлана. Бу уңайдан Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге сыйфатлы ипи һәм икмәк ризыкларын сайларга өйрәтте.

Татарстанда ипи җитештерү белән шөгыльләнгән 200дән артык оешма исәпләнә. Соңгы елларда барлыкка килгән мини пекарнялар, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек, чат саен тора. Янәшәдә һәрчак мичтән чыккан яңа ипи булу начар түгел анысы. Тик белгечләр анда икмәк ризыкларын тиз пешерү өчен төрле кушылмалар кулланыла дип ачыклаганнар. Еш кына алар ипи составын да күрсәтеп тормыйлар. “Составында ингредиентлар мөмкин кадәр азрак булган ипи – иң сыйфатлысы”, – дип саный Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова. Элек әбиләребез икмәк пешергәндә су, сөт, чүпрә, тоз, он, шикәр комыннан башка тәмләткечләр кулланмаган, ләбаса.

Сыйфатлы ипи нинди булырга тиеш: 

- Ипидән хуш, чын ипи исе килеп торырга тиеш. 

 - Ипинең күзәнәкле булуы да аның сыйфаты турында сөйли. 

- Ипинең эче йомшак булсын, йомшагына бармак белән җиңел генә басып караганда, ул кире үз урынына кайтырга тиеш. 

– Ипинең өслеге тигез, уентыкларсыз булсын. 

– Камыры тиешенчә пешкән булсын. Йомшагы юешләнеп торган ипи сыйфатсыз булып санала.

"Шәһри Казан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев