Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиб 50 яшьтән соң хатын-кызларның корсагы үсү сәбәбен әйткән

Күп кенә хатын-кызларның 50 яшьтән соң корсак тирәсендә «алъяпкыч» барлыкка килә, бил юанаю сизелә башлый.

Менопауза башлангач, хатын-кыз җенес гормоннары булган эстрогеннарның күләме кими, кан басымы күтәрелү, тән кызышу күзәтелә башлый. 50 яшьтән узган хатын-кызларның гормональ үзгәрешләре эч үсүгә китерергә мөмкин, ди белгеч.

Корсак үсүнең тагын бер сәбәбе – физик активлык кимү.  Гормональ үзгәрешләр чорында мондый гиподинамия корсак үсү, симерүне арттыра гына.

Корсак үсүне булдырмау өчен даими рәвештә гәүдәне ныгыта торган күнегүләр ясарга, физик активлыкны арттырырга, көндәлек рационда углеводлар күләмен тикшереп торырга киңәш иткән белгеч.

"В.Т."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев