Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табигый сәләт белән ерак китеп булмый, аны үстерүче дә кирәк

“Мин әлеге конкурсның нигезләмәсен укып чыккач, ай-һай җаваплы бәйге бу, моны ерып чыга алырбызмы икән, дип уйлап куйдым. Ләкин шик-шөбһәләремне Кәрим үзе, аңа һәръяклап ярдәм итүче әти-әнисе дә, егетнең тырышлыгы да куып таратты. Кәрим булдырды!” – дип сөйли җитәкчесе Гүзәл Вәлиуллова.

12нче лицейның 9нчы сыйныф укучысы Кәрим Ибатуллин «Илһам чишмәсе» исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесенең Дипломанты булды. Әлеге бәйге РСФСРның, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе  иясе Илһам Шакиров иҗатына хөрмәт йөзеннән үткәрелә.

Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, “Җыен” фонды оештырган.

“Әлеге конкурсның нигезләмәсен карап чыккач, аның бик җаваплы, шактый катлаулы бәйге икәнен аңладым. Шулай да катнашып карарга булдык, чөнки, беренчедән, тәкъдим “Ак калфак” җитәкчесе Тәслимә Гадиевнадан килде. Мин аны бик нык хөрмәт итәм, без бер казанда “кайныйбыз” бит. Шунлыктан каршы килә алмадым. Икенчедән, Кәримне әлеге төбәкара конкурста катнаштырасы килде.  Кәримнең Илһам Шакиров репертуарыннан җыры да бар иде. Аннары җавап килде: без финалга үткәнбез. Димәк, без район, мәктәп данын якладык”, - дип сөйли Гүзәл Вәлиуллова.

 “Илһам чишмәсе” исемендәге дүртенче төбәкара җыр бәйгесенең беренче турына Татарстанның 31 районыннан, илебезнең 14 регионыннан  250 гариза килгән. Шулардан бары тик 25 кешене генә сайлап алганнар. Әлбәттә, безнең Кәрим дә алар исәбендә.

Удмуртия республикасы, Пенза өлкәсе, ростов, Башкортстан, Оренбург һәм татарстан районнарыннан килгән конкурсантлар белән чыгыш ясый. Ул мәшһүр җырчы Илһам ага репертуарыннан “Иртәнге нур” җырын башкара. Жюрида атаклы җырчылар Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шарифуллина, Идрис Газиев, шулай ук режиссёр Алмаз Нургалиев, җырчы Рөстәм Насыйбуллин, «Җырлыйк әле!» тапшыруын алып баручылар Алинә һәм Азат Кәримовлар да булган.

“Жюрида утыручылар чын профессионаллар, музыканың бөтен нечкәлеген белүчеләр. Кәрим башкарган “Иртәнге нур” җыры хакында Зөһрә Сәхәбиева башкару өчен бик авыр җыр саналуын әйтте. Шулай булса да, Кәрим молодец, башкарып чыкты.  Хәтта бәйгегә барыр алдыннан егылып, умыртка баганасына нык кына зыян китерсә дә, көн дәвамында барган конкурсның авырлыгына зарланмыйча, егетләрчә тотты үзен”, - ди Гүзәл Исхаковна.

Аның әйтүенчә,  Илһам Шакиров репертуарыннан булган искиткеч моңлы, башкару өчен авыр җырларны да җиренә җиткереп җырлаучыларны тыңлап утыруы да рәхәт. “Бәйге югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бернинди өзеклек юк. Бүләкләр дә зурдан, Илһам абыйның дәрәҗәсенә туры килерлек итеп әзерләнгән», - ди ул.

Кәрим Ибәтуллин 12нче лицейның 9нчы сыйныфында белем ала. “Җырлау сәләте кайдан күчте икән? Минем апа (тетя) бик матур җырлый, бәлки аңардан. Балалар бакчасына йөргәндә җырлый башладым, шуннан китте инде”, - ди Кәрим.

Әтисе Радик – Нурлат ягыннан, әнисе – Гөлназ ханым Лениногорскидан. Кәримгә 5нче сыйныфка укырга 12нче лицейга килә.

“Ул коллективка шундый тиз ияләшеп китте, - дип сөйли сыйныф җитәкчесе Ирина Клещевникова. – Класстагы балалар да хөрмәт итә үзен. Кәрим талантлы, сәләтле. Аның турында бары уңай фикердә генә мин. Барысы да гаиләдән килә. Лицейдагы барлык чараларга аның әти-әнисе килә, кирәк икән булыша. Мәктәп тормышы белән кызыксынып яшиләр. Баланың акыллы, тәртипле булуында әти-әни тәрбиясе зур роль уйный”, - ди Ирина Владимировна.

Аның сүзенә Гүзәл Вәлиуллова да кушылып, Гөлназ белән Радик Ибәтуллиннарның балалары өчен зур терәк булып торуларын әйтә, ата-анадан күп нәрсә тора, ди. Кәримнең сеңелесе Эмилия дә шунда, лицейда укый.  

 

Язма тулысы белән "Заман сулышы"нда 1 март санында басылды

Розалия Мостафина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев