Тагын бәяләр артачак? Нәрсәләргә?
Көзгә таба кайбер товарларга бәя артачак, акчаларыгызны әзерләп куегыз.
Дәүләт идарә университетының Икътисад һәм финанс институты директоры Галина Сорокина фаразлавы буенча, август аенда азык-төлеккә, авиабилетларга һәм ягулыкка бәя арту ихтималы зур.
Шикәргә бәя арту. Августта бу – гадәти күренеш. Әмма бәя арту инфляция үсешеннән артмый.
Җиләк—җимешкә бәя арту. Монысы һава торышының көйсезлекләренә бәйле. Быел кырау сугулар да, эссе көннәр дә мулдан булды.
Ит бәясе. Җәй әле төгәлләнмәгән. Димәк, шашлык пешерүчеләр, табигать кочагында ял итеп туймаучылар да бар әле. Җәен сезонлы товарларга бәя арту табигый, шул исәптән иткә дә.
Ягулык бәясе. Автомобильдә сәяхәт итү, өлгергән уңышны җыю сезоны – болар барысы да ягулык бәясенә тәэсир итә. Шулай ук аэронавигация чыгымнарын арттыру авиабилетлар бәясенә тәэсир итәчәк.
Әлбәттә, 50–100 процентка бәя күтәрелү турында сүз бармый. Арту көтелгәннән дә азрак булачак. Моңа өстәп, инфляция үзгәрешен өмет итү һәм мәгълүмати шау-шу да азык-төлек бәяләре уйнавында үз эзен калдыра.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148541/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев