Таһир Шәмсуаров: Аклыкка дәшәм сине дә
Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигъри күчтәнәч.
Ак теләк
Нидер булган төнлә бу дөньяга,
Әсир итә күрче, бар яме.
Сизәсеңме, шатлык бүләк итә
Энҗе-карлы керсез келәме!
Беренче кар тәүге хисләр төсле,
Бәхет юллый таңда җаныңа.
Ел буена көткән тансык хисләр,
Тоясыңмы, назлап кагыла...
Бу җиһанда шатлык көтә кеше,
Өмет белән бага офыкка.
Күп кирәкми, туган авылыңда
Тәүге яуган карны онытма!
Мин урамга чыга алмый торам,
Басып торам капка төбендә.
Әй, илдәшем, ишетәсеңме мине,
Мин аклыкка дәшәм сине дә!
Кыш бабайлы кышым сагындырды,
Күңелеңә иңә бар яме.
Ак бәхеткә алып барсын сине
Килер кышның керсез келәме!..
Таһир Шәмсуаров.
фото: Т.Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев