Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Арттан йөгереп йөриләр, хатынга саллы-саллы бүләкләр өләшәләр

Якташ шагыйрьдән шигъри күчтәнәч.

Тәмле төш

Беләсезме, җәйге төндә
Гаҗәеп төшләр керә.
Имеш, бар да яраталар
Кыскасы, мин зур түрә!

Яктырак яна икән ул
Бездә төнге йолдызлар.
Күз кысып каршы алалар
Гүзәл ханым вә кызлар!

Очраганда кешеләрнең
Баш иеп дәшүләре.
Әй, рәхәт тә икән малай
Дөньяда яшәүләре!

Хөрмәт белән эндәшәләр,
Шакып кына керәләр.
Ресторанда биш йолдызлы
Коньяклар эчерәләр.

Арттан йөгереп йөриләр,
Тик балкып сөйләшәләр.
Күршеләр, туганнар бизде
Сизенәм, көнләшәләр!

Бер кызык сүз әйтмәсәм дә
Юк-барга көлешәләр.
Хатынга да салла-саллы 
Бүләкләр өләшәләр!

Балалармы, аларны да
Бәхетле көннәр көтә.
Оныкларның Төркиядә
Җәйге яллары үтә.

Кайчагында тәмле төшне
Бүлә икән хатыннар:
“Уян, әйдә, сыер сауган,
Көтүгә куасы бар!”.

Таһир Шәмсуаров.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яхшы шигырь Бик талантлы Шагыйрь