Таһир Шәмсуаров: Авылның гади бер малае, авылда яшәвем белән бәхетле
Сезнең барлык илһам бирә миңа, Сез барында яши туган тел!..
Бүген 6 апрельдә Лениногорск-Шөгер төбәгенең шагыйре – Таһир Шәмсуаров туган көнен билгеләп үтә. Ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, «Мәдәни казанышлар» күкрәк билгесе иясе, Россия мәктәпләренең мәгариф отличнигы, Россия гуманитар Фәннәр академиясенең мактаулы академигы, халыкара эшчәнлеге өчен «Алтын роза» медале иясе, шагыйрь, публицист, җырчы, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе.
Таһир абый – гаҗәеп шәхес, талантлы каләм остасы, хатыны өчен ышанычлы тормыш иптәше, балалары өчен яраткан әти, оныкларына кадерле бабай. Аның күңел җылысы якыннарына гына түгел, бөтен галәмгә җитәрлек.
Мин авылның гади бер малае,
Гади генә кеше нибары.
Минем күңел гасырларны иңли,
Бар белгәне аның Җир шары.
Таһир Шәмсуаров турында бик күп язарга булыр иде. Ул – туган ягыбызда милләтебез, татар телебез яшәсен, балалар иҗатка тартылсын, тирә-якта бары матурлык булсын дип тырышып яшәүче зат. Ә шигырьләре халык күңеленә үтеп керә торган.
“Бөтен җиһанга нур сибеп, җылытып торучы кояшка йөз тотып иҗат итсәң, синең иҗат җимешләрең дә кояш нурлары белән өретелгән була икән. Таһир Шәмсуаровның шигырьләре әнә шундыйлардан”, - дип язды якташыбыз Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы, профессор.
Таһир Ярулла улы Шәмсуаровка яңадан –яңа иҗат уңышлары теләп калабыз. Озак еллар шигырьләр иҗат итәргә язсын, халкыбызга шушы шигырьләр күтәренке рух, матурлык бүләк итсен.
Шөгер төбәге
Шөгер сүзе шигырь сорап тора,
Ул яралган моңнан, шигырьдән.
Тау-урманнар белән уратылган
Аяк бассаң китмә бу җирдән!
Язлар килсә кулга корал алып,
Ил сакларга халык йөгергән.
Һәрбер ана монда сабыена
Иман дигән сүзне иңдергән!
Кырык өчтә, сугыш барган мәлдә,
Хәтерләргә төшә тагын да.
Кара алтын бирдең туган илгә
"Кара кәгазь" килгән чагында!
Тирән катламнардан ургып чыккан
Фонтан сыман моңлы җыр акты.
Аланлыктан килгән Гәрәй Рәхим
Бар дөньяга сине танытты!
Серле-сихри тарту көче монда,
Күңелләргә куна сихри нур.
Баш имичә узып кара менә
Илдус, Энгель туган изге җир!
Кунакчыллык канга сеңгән инде,
Балкып каршы ала, озата.
Җәмит Рәхимовлы төбәгемә
Кар эрүгә сагынып яз кайта!
Сугышлыда каршы ала сине
Ватан каһарманы Газинур.
Җәүдәт Дәрәзаманлы курай моңы
Хәерле юл теләп озатыр!
Шамил Бикчуринлы мул "Чишмә" дән
Башланды бит иҗат юлыбыз.
"Каты токым", "Тирән катлам"нарны
Кайта-кайта бүген укыйбыз!
Тирән хөрмәт белән искә алам
Бу авылны менә бүген дә.
Әнвәр Шәриповлы Зәй-Каратай
Кояш бит ул төбәк күгендә!
Һәр авылның шагыйрь, җырчысы бар,
Яратмыйча кара син аны.
Чорлар кичәр мирас тәкъдим итә
Мәхмүт Газизовлы Урдалы!
Син тауларга менеп кара менә,
Каршы алыр тиңсез гүзәллек.
Илһам килгән мәлдә ак кәгазьгә
Чорлар кичәр юллар тезәрлек!
Мин яшәгән бер авыл бар менә,
Көндез кояш монда, төнлә ай.
Баш иямен монда тумасам да,
Илһам бирдең Мөэмин-Каратай!
Онытты дип уйлый күрмә инде,
Яшәештә миңа син терәк.
Төшләремә бик еш керәсең син,
Туган авылым Яңа Иштирәк!
Шөгер сүзе шигырь сорап тора,
Ул яралган моңнан, шигырьдән.
Тау-урманнар белән уратылган,
Тамыр җибәр, китмә бу җирдән!
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев