Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Миңа көздән хатлар килеп төште

Көз аена кереп барганда, матур шигъри күчтәнәч сезгә.

Көзге хатлар

Миңа көздән хатлар килеп төште,
Төрле төстә алар язылган.
Мин яшелен алдым әле бүген
Узган җәйне күңел сагынган...

Ул хатларның һәрбер төсе үзгә,
Учларыма алам сарысын.
Туган җирен якын иткән кеше
Һәр үләнен аның сагынсын!

Юлларыңда җанга якын сүзләр,
Үзенә тарта, назлы, ягымлы.
Син дә менә искә төшер әле,
Алтын көзле сабый чагыңны!

Кызылы да җанга якын миңа,
Кагылуга мин дә кызарам.
Ел әйләнә илһам өләшкәнгә
Дүрт фасылны тигез яратам!

Көләч кояш күзен кыса миңа,
Ул урамга мине чакыра.
Авылымның гүзәл каеннары,
Дөнья матур җирдә сез барда...

Миңа көздән хатлар килеп төште, 
Төрле төстә алар язылган.
Яшел төстәгесен җыям әле,
Узган җәйне күңел сагынган!

Таһир Шәмсуаров
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев