Таһир Шәмсуаров: Төпкә җигелүче бер зат син
19 ноябрь – ир-атлар көне икәнен белә идегезме әле?
Ә менә якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров белә. Һәм бу көнгә багышлап, махсус шигырь дә иҗат иткән. Әйдәгез, бергәләп укыйбыз.
Ир-атка
Сине менә атка тиңләгәннәр,
Төпкә җигелүче бер зат син.
Ил язмышын иңнәренә салган
Киң күңелле, көчле ир-ат син!
Яшәештә менә һәр адымда
Яратуны синең тоябыз.
Син барында таңнар аяз ата,
Тик кояшлы бары дөньябыз!
Дошман килсә кулга корал алып,
Ил чигенә баса бу затлар.
Ватан дигән сүзне кечкенәдән
Ятлап үсә безнең малайлар!
Бүген менә ир-егетләр көне,
Шат күңелле күрче, аналар.
Әти барда елмаюлар белән
Уяналар таңда балалар!
Син барында бәхет янәшәдә,
Төпкә җигелүче бер зат син.
Ил язмышын иңнәренә салган
Киң күңелле, көчле ир-ат син!
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев