Таһир Шәмсуаров: «Заман сулышы», миңа каурый каләм суздың, канат куйдың тәүге шигырьгә!
Якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Таһир Шәмсуаровтан Матбугат көненә - бәйрәмгә бүләк.
Бергә атлыйк “Заман сулышы”!
Ничә еллар менә янәшәдән
Иҗат үрләренә менгәндә.
Синең барлык илһам бирде миңа
Кулга каләм алган көннәрдә!
Дөнья күргән һәр саның да бәйрәм,
Шулай булды гомер-гомергә.
Тәүге саннан алып бүгенгәчә
Нур өләштең туган җиремә!
Беләсеңме, иҗат сукмагында
Янәшәдән атлар син кирәк.
Рәхмәт укыйм туган авылыма
Илһамлы син, Яңа Иштирәк!
Көзләрең дә көтеп алган фасыл,
Аклык өсти җанга кышларың.
Әрәмәнең чәчәк аткан мәлен
Гомер буе җанда сакладым!
Синең барлык үргә әйди мине,
Илһам бирә “Заман сулышы”.
Туган җире белән янәшәдән
Атлап бара кеше язмышы!
Туган көннән алып бүгенгәчә
Тиңсез сәхифәләр уелган.
Һәр мөхәррир онытылмас шәхес
Бергә, бердәм юллар узылган!
Бала чактан син үз иттең мине,
Оныта алмыйм менә мизгел дә.
Син бит миңа каурый каләм суздың,
Канат куйдың тәүге шигырьгә!
Айлар, еллар белән бәяләнә,
Җир йөзендә кеше язмышы.
Бүгенгедәй менә иртәгә дә
Бергә атлыйк “Заман сулышы”!
Таһир Шәмсуаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев