Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хезмәт базарында ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр исемлеге билгеле

Татарстанның эш бирүчеләре «Работа России» платформасында 34 меңнән артык вакансия урнаштырган.

Аларның күпчелеге – 22,2 проценты – җитештерү тармагына туры килә, җыештыручылар, машина йөртүчеләр һәм инженерлар исә - ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җитештерүдән тыш, төзелеш һәм күчемсез милек (вакансияләрнең 8,1 проценты, яки 2,8 мең эш урыны), транспорт (5,7 процент, яки 1,9 мең эш урыны), мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау (5,2 процент, яки 1,8 мең эш урыны) өлкәләре дә белгечләргә ихтыяҗ кичерә. Шуннан соң исемлекне сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, азык-төлек сәнәгате, консалтинг дәвам итә. Республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, вакансияләрнең 47,5 проценты, яки 16,2 мең эш урыны «башка тармакларга» туры килә.

Ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр арасында электр белән эретеп ябыштыручыларга иң зур хезмәт хакы түлиләр. Биредә уртача эш хакы 45 292 сум тәшкил итә. Беренче өчлеккә кергән һөнәрләр арасында иң файдалы тәкъдим инженерлар өчен – 39 186 сум. Республикада әлеге белгечләр өчен 1171 вакансия тәкъдим итәләр. Эш бирүчеләр машина йөртүчеләргә (2013 вакансия) – 36 529 сум, җыештыручыларга (2090 вакансия) 19 124 сум күләмендә уртача хезмәт хакы түләргә әзер.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yestyrucy-masina-iortuce-inzener-xezmat-bazarynda-ixtyya-in-zur-bulgan-honarlar-5873972

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев