«Татар аты» фестивале традицияләрне берләштерә (фестивальдән бик күп фотолар)
Районыбызның Югары Каран авылында узган “Татар аты” икенче бөтенроссия фестивалендә катнашучылар географиясе тагын да киңрәк иде
Лениногорск районы өчен генә түгел, ә республика өчен дә “Татар аты” – әһмиятле вакыйга. Ул атчылыкның бай традицияләре белән танышырга һәм үсеп килә торган яңа буынга ата-бабаларыбыз мирасын тапшырырга мөмкинлек бирә.
«Татар аты» фестивале спорт казанышлары өчен мәйданчык кына түгел, ат үрчетүчеләр һәм ат яратучылар арасында тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөһим чара. Татар токымлы атлар акыллы, чыдам, авырлыкларга да түзә торган малкайлар икәнлеген бу юлы да исбатладылар.
Фестиваль башланырга вакыт шактый булса да, “Алмакай” ат утары гөж килеп тора. Территориядә машиналар саны иксез-чиксез. Уеннар үткәрер өчен урыннар ясап куелган. Оста куллылар, эшмәкәрләр кул эшләнмәләре алып килгән, ярминкә кебек, сату рәтләре тезелеп киткән. Монда ниләр генә юк: агачтан эшләнмәләр, милли брендлы киемнәр, Башкортстан, Туймазы якларыннан кымыз алып килгәннәр, шулай ук казылыклар бар.
Әлеге фестивальдә шунысы кызык: берничә телдә сөйләшүчеләрне очратасың. Аларның барысын да атларга карата мәхәббәт берләштерә. Тывадан килгән махсус кунак - Аганак Донгак милли костюмы белән халыкны үзенә җәлеп итте. Ул бик матур итеп уен коралында уйнады.
Фестиваль татар токымлы атларны рингка алып чыгу белән башланды, ягъни матурлык бәйгесе дип тә атарга була, атлар: айгыр һәм бияләр үзләренең тышкы кыяфәтләрен, торышларын күрсәттеләр. Аларны белгечләр бәяләде. Конкурста катнашучылар арасында “Татнефть” ат-спорты мәктәбе атлары да бар. Шулай ук атларны күрсәтүгә иң яхшы әзерләүче белгечне дә билгеләп уздылар.
Ат чабышларын тамашачылар, килгән кунаклар да яратты. Чабышларда катнашучылар өчен көч биреп тордылар, артта калучылар өчен борчылдылар, финишка беренче булып килүчеләр өчен шатландылар. 3 яшьлек татар токымлы атлар арасында беренче урында Илнур Насибуллин, 2 яшьлек атлар арасында беренчедә – Булат Галяутдинов.
Быел фестиваль катнашучыларының географиясе киңәйгән. Татарстан, Төркмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Ставрополь, Дагыстан, Башкортстан, Чиләбе, Мордовия, Мәскәү өлкәсеннән килүчеләр төрле уен-ярышларда катнаштылар. Ике мәйданчыкта ат өстендә көрәш – “Аударыш” барды.
Башта әлеге көрәшнең беренче этабы узды, аннары финал уеннары. Команда зачетында икенче урынны Лениногорск районы алды. Аерым катнашучыларга килгәндә, (лениногорскилыларны язам) 70 килограммга кадәр категориядә икенче урында – Самад Нәбиуллин, 3нче урында – Арслан Сәхапов. 100 килограммнан өстә булганнар арасында беренчелекне Динар Хәйбриев алды.
“Мәргән-укчы” уенының ике төрлесе узды: беренчесендә ат өстендә утырган килеш, җәядән ук белән мишеньгә тидерсәләр, икенчесе, ат өстендә чабып барган вакытта ук белән мишеньгә тидерергә иде. Мәргәнчеләр арасында ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар да бар.
Әнә Башкортстанның Баймактан килгән Раушания Сабитова милли киемнәре белән, елмаеп торуы белән үзенә җәлеп итте. Ул 40 яшендә атка утырган, өч ел элек ук ату белән шөгыльләнә башлый. Әмма аны ат өстендә ук ату күбрәк кызыксындыра.
“Мин атлардан башка үземнең тормышымны күз алдына китерә алмыйм. Ә мондый уеннар – мәргәнче булу миңа бары күңелле ял гына, адреналин бирә. Атта йөрү – кешене яшәртә. Ат – бик акыллы хайван. Бүген милли костюмнан чыгыш ясыйм, тарихыбызның асылына төшенәсем килә”, - ди ул.
“Улак – Күк буре” уены казах, кыргыз, үзбәк, башкорт, Азия халыклары арасындагы популяр уен. Уенда Башкортстан, Татарстан, Ногай командалары катнашты, Беренчене – Башкортстан, икенче урынны Татарстан алды.
“Тай Тулак” уза торган ярыш мәйданчыгы шулай ук халык, тамашачылар белән тулды. Барысы да кызыксынып күзәтә, карый. 3 кешедән торган команда өйрәтелмәгән атларның берсен аркан белән эләктерергә тиеш. Аннары командадан берсе шушы атка атланып, ат өстендә мөмкин кадәр күбрәк торырга кирәк. Бу ярышта Казахстан командасы иң җитезләре булып танылды. Икенче һәм өченче урында – Башкортстан.
Фестивальдә «Камыр батыр», «Аркан тарту», «Таш ату», кашыкка йомырка куеп, шулай ук капчык киеп йөгерү уйнатылды. Олысы, кечесе рәхәтләнеп катнашты, күңел ачты. Мастер-класслар да күп үткәрелде.
Бүкән өстендә коймак та пешерделәр. Беренче карашка, таба астында ни янганын белеп тә булмый. Вертикаль рәвештәге бүкән эченә эчке якка кисәүләр куелган, шуннан ут әкрен генә чыгып тора һәм кызган табада коймаклар пешерәләр.
“Фестиваль бик матур бара. Концерт өлеше дә ошый. Атлар белән ярышлар да мавыктыргыч. Башкортстаннан килгән мәргәнче хатын-кыз белән фотога да төштем”, - ди Лениногорскидан килгән Зөлфия Бәдертдинова.
Сәхнәдән фольклор коллективлар, Лениногорск артистлары, Казаннан килгән Айсылу Габдинова матур җырлар яңгыраттылар.
Чара ахырында барлык ярышларга йомгак ясалды, җиңүчеләр һәм катнашучылар бүләкләнде.
Розалия Мостафина
Фәрид Нәбиуллин, “Алмакай” ат утары җитәкчесе:
- Татар халкы дөньяга аты белән танылды. Атлар белән милли чемпионатлар, уеннар, ярышлар уздырыла. Шушы чара аша бик күп еллар элек югалган уеннарны: «Тәңкә алу», «Мәргән укчы» кебек уеннарны халыкка күрсәтәбез. Фестивальдәге уеннар, ярышларның барлык төрләре дә татарларда, алтайлыларда, карачайларда, кырым татарларында, башкортларда, ногайларда һәм башка халыкларда таралган. Халыклар да күп, традицияләр дә. Болар безне берләштерүгә йогынты ясый.
Югары Каран авылында узган чара «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектының «Гаилә» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырылды.
фотолар: Розалия Мостафина һәм https://leninogorsk.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев