Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татар конгрессы оештырган «Оста куллар-2023» конкурсы җиңүчеләре арасында лениногорскилы Регина да бар

Бөтендөнья татар конгрессы 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затлар арасында «Оста куллар-2023» конкурсын оештырды.

Бәйге  15 февральдән 8 мартка кадәр «Алтын куллы хатын-кыз» һәм « Аш-су остасы» номинацияләре буенча барган.

Бәйгегә Татарстаның Биектау, Арча, Теләче, Алабуга, Әлмәт, Сарман, Мамадыш, Лениногорск, Минзәлә, Балык Бистәсе, Әлки, Тукай, Саба, Питрәч, Балтач, Апас, Мөслим, Азнакай, Кукмара, Чистай, Лаеш, Чирмешән, Актаныш, Яшел Үзән районнары, Казан, Чаллы шәһәрләре, Россиядән – Свердловск, Ульяновск, Омск, Самара, Төмән, Киров, Новосибирск өлкәләреннән, Пермь крае, Чувашия, Башкортстан, Коми республикаларыннан, Санкт-Петербург, Волгоград шәһәрләре, чит илләрдән – Үзбәкстан, Кыргызстан республикаларыннан эшләр килде.

Игътибарга лаек эшләр бик күп булу сәбәпле, катнашучылар арасында урыннар саны арттырылды. Моннан тыш, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын бирергә дигән карар да кабул ителде, дип хәбәр итә Конгрессның сайты.

Лениногорскидан 4нче балалар бакчасында музыка тәрбиячесе булып эшләүче Регина Гыйззәтуллина да әлеге конкурста  "Аш-су остасы» номинациясендә чәк-чәк пешереп, катнашкан. Нәтиҗәдә, Регина конкурста икенче урын яулады. Котлыйбыз!

фото: https://vk.com/rregina1990

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X