Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

“Татар кызы- 2025” муниципаль бәйгесендә җиңүче - Иске Иштирәк мәктәбеннән Рүзилә

Шушы көннәрдә Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә «Татар кызы - 2025» һәм «Татар егете - 2025» муниципаль бәйгесе узды.

Әлеге чарада Лениногорск шәһәре һәм районының алты белем бирү йортларыннан яшь талантлар катнашты. Алар арасында Лениногорск шәһәренең политехника, музыка-сәнгать педагогика көллиятләре, Лениногорск нефть техникумы, шулай ук Тимәш, Куакбаш һәм Иске Иштирәк мәктәпләрендә белем алучы 4 егет һәм 5 кыз катнашты. 

Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле бүлекчәсе, "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә оештырган, уздырган әлеге бәйгедә татар милләтеннән булган егет-кызлар үзләренең уңган-булганлыкларын күрсәттеләр.

Бәйгедә көч сынашучылар татар халкының бай гореф-гадәтләре, йолалары , милли киемнәр белән таныштырдылар, халкыбыз һәм композиторлар җырларын башкардылар, шулай ук татар халык биюләрен башкаруда сәләтләреннән күрсәттеләр. Бәйге чын милли рухта, бер сулышта узды.

Конкурста  үзләре белән таныштыру, милли ашлар әзерләүгә осталык, ир-егетләргә хас һөнәрләр, иҗади сәләт, төрле сорауларга җаваплар бирү, татар халык йолаларын барлау кебек биремнәрне эшләргә туры килде.

Конкурста катнашучыларны  жюри бәяләп барды. Чарада шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова катнашты, кызлар һәм малайларга зур уңышлар теләде. 

“Татар кызы” бәйгесенең җиңүчесе дип  Иске Иштирәк  мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Рүзилә Мортазина билгеләнде.  Ә “Татар егете” бәйгесендә исә егетләр барысы да үзләрен сәләтле, җитез, батыр итеп танытып, җиңүче исеменә лаек булдылар. Калган катнашучылар да төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде. Бәйге ахырында кыз - егетләргә сертификат һәм дипломнар тапшырылды.

 

фотолар: китапханәдән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев