ТР сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казан дәүләт медицина университеты «Медицинага адымнарың» профориентация проектын башлап җибәрәләр.
Ул булачак абитуриентларга Россиянең теләсә кайсы медицина вузына кергәндә өстәмә биш балл алу мөмкинлеге бирәчәк.
Проект 7 февральдән 13 февральгә кадәр Татарстанда уза торган «Ак халатлы Фарештәләр – Ангелы в белых халатах» фестивале кысаларында тормышка ашырыла.
Өстәмә биш балл алу өчен 2026 ел абитуриенты түбәндәге адымнарны ясарга тиеш::
- 7 февральгә кадәр QR-код буенча чарага теркәлергә;
- Медицина тарихы буенча викторина сорауларына җавап бирергә;
- Хирург Александр Вишневский турында видеофильм карарга;
- Вишневский турындагы видеофильм буенча контроль сорауларга җавап бирергә.
«Абитуриент максатчан квота чикләрендә урыннарга укырга кабул итү конкурсында катнашкан очракта өстәмә биш балл алачак», – дип өстәделәр КДМУда.

Нет комментариев