ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан авыл мәктәпләрендә «Физмат алгарыш» проекты буенча сыйныфлар ачарга тәкъдим иттеләр

Татарстанның торак пунктлары мәктәпләрендә «Физмат алгарыш» проекты кысаларында профильле физика-математика класслары ачарга кирәк.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында проректор урынбасары – Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Камалетдинова белдерде.

«Әгәр 2028-2030 елларда проектны үстерү перспективалары турында сөйләсәк, хәзер аның беренче катнашучылары тугызынчы сыйныфны тәмамлаячак, һәм безгә аларның соңыннан профильле физика-математика сыйныфларына эләгүләре турында уйларга кирәк. Зур шәһәрләрдәге физика-математика мәктәпләрендә бу проблема булмаса – укучы шунда бара һәм укый, ә зур булмаган торак пунктта, район үзәгендә андый сыйныфлар юк. Һәм аларны ничек ачарга һәм укучыларны анда ничек күчерергә һәм булганнарын югалтмаска икәнлеге турында уйларга кирәк», – диде ул.

Ике ел элек Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән белем сыйфатын, физика һәм математика белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән, ел саен 250 млн сум финанслау каралган «Физмат-Алгарыш» тәҗрибә проекты эшләтеп җибәрелгән.

Проект кысаларында 200 профильле түгәрәк ачылган, аларда 2 меңнән артык бала шөгыльләнә. "Шуның 170е – 5-6 сыйныфлар өчен математика түгәрәкләре, ә 30ы – Россиядә педагогика фәне өчен ноу-хау, чөнки безнең укытучылар 7-9 сыйныфларда геометрик түгәрәкләр ачтылар. Мондый түгәрәкләр Татарстаннан башка беркайда да юк", - дип хәбәр итте Камалетдинова.

татар-информ

 

 


Нет комментариев