2025 елда Татарстанда татар токымлы атлар саны арткан.
Татар токымлы атның бәясе 200-250 мең сум тора. Әмма аннары да аны карап тоту чыгымнарына әзер булырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов сөйләде.
«Татар токымлы ат төсе белән аерыла. Кола атлар таң атканда алтын кебек ялтырап тора. Бер ат якынча 200-250 мең сум тора», - дип ассызыклады министр урынбасары.
2025 елда Татарстанда татар токымлы атлар саны 200 башка арткан һәм 1,2 мең башка җиткән. Республикада барлыгы 30 мең баштан артык ат исәпләнә.
Татар-информ
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев