Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск бүлеге юка бозга чыгуның аянычлы булуын искә төшерә
Елга-күлләрдә әлегә боз нык түгел.
Һава температурасының еш үзгәрүе су объектларындагы бозның ныклыгына йогынты ясый.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге калынлыгы 7 см дан кимрәк булган калынлыктагы бозга чыгуны тыю турында искә төшерә.
Тыюны бозган очракта Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитетының ОПОП хезмәткәрләре Административ хокук бозулар кодексының 3.10 маддәсенең 2 өлеше нигезендә беркетмә төзергә мөмкиннәр.
Мондый хокук бозу кисәтү рәвешендә җәза яки административ штраф салуга китерә: гражданнарга - 1500 сумнан 2000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 5000 сумнан 7000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 сумнан 70000 сумга кадәр.
Су объектларындагы хәлләр турында 01,02, 5-59-00 телефоннарына шалтыратырга була.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев