Татарстан Гидрометеоүзәге 30 градуслы салкыннар кайчан тәмамланасын хәбәр итте
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Гидрометеоүзәге 30 градуслы салкыннар кайчан тәмамланасын хәбәр итте

Татарстанда аномаль суык аркасында шторм кисәтүе игълан ителде.

Дүшәмбе, 26 гыйнварда, төнлә һәм иртән һава температурасы -24 дән -29 градуска кадәр (Казанда -27 градуска кадәр, ә аязган вакытта -30 градуска кадәр), түбәнлекләрдә аязган вакытта -30 дан -35 градуска кадәр булыр дип көтелә.

Сишәмбе, 27 гыйнварда, аномаль-салкын һава торышы сакланачак. Дөрес, аңа көндез урыны белән бераз кар һәм йомшак буран өстәләчәк. Төнлә термометр баганалары -21 дән -26 градуска кадәр (республиканың көнчыгышында -32 градуска кадәр) күрсәтәчәк.

Көндез салкыннар чигенә башлаячак – 10дан -15кә кадәр.

Чәршәмбе, 28 гыйнварда, аномаль салкынаю тенденциясе бөтенләй юкка чыгарга тиеш. Бераз кар явуы, аерым районнарда буран булуы көтелә. Төнлә һава температурасы -13 дән -18 градуска кадәр, ә көндез -7 дән -12 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

КАЗАНЬ КП


Нет комментариев