Татарстан «Яшел Зачет» Бөтенроссия конкурсының иң актив төбәкләре арасына керде
Россиядә экологик грамоталылыкны бәяләү буенча «Яшел Зачет» Бөтенроссия конкурсының дистанцион этабы тәмамланды.
Чарага федерациянең барлык субъектларыннан мәктәп һәм югары уку йортларыннан 72 меңнән артык укучы җыелды. Бер ай дәвамында катнашучылар тест һәм иҗади биремнәрне онлайн-форматта башкардылар, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте.
Конкурс буенча сайлап алу бик киеренке булган: финал өлешенә 1121 катнашучы үтте, алар арасында — Татарстан вәкилләре. Аларга йомгаклау этабында катнашу өчен 26 февральдә Мәскәүгә барырга туры киләчәк.
«Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында оештырылган «Яшел Зачет» катнашучыларга табигатьне саклау өлкәсендә белем дәрәҗәсен күрсәтү генә түгел, ә югары уку йортларына кергәндә өстәмә преференцияләр алу мөмкинлеге дә бирә: җиңүчеләргә өстәмә баллар өстәлә. Барлык конкурсантлар да призлар һәм сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Ярышларның төп максатлары булып экологик көн тәртибен популярлаштыру, әйләнә-тирә мохит белән кызыксынуны стимуллаштыру һәм яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә җәлеп итү кала.
2024 елда республикадан өч студент сайлап алу этабын уңышлы үтеп финалга чыкты. Ул вакытта конкурста барлыгы 50 меңнән артык кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев