Татарстанда «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының «Аграр сәнәгать комплексы продукциясен экспортлау» федераль проекты буенча 5398 га мәйданда биш зур проект гамәлгә ашырылган.
Илкүләм проект кысаларында башкарылган:
- Чистай районының «Чистопольская» агрофирмасы ҖЧҖ өчен сугару системасы төзелеше – 2,033 мең га сугарыла (2022 ел);
- Кукмара районының «Рассвет агрофирмасы» АХҖК киптерү системалары реконструкциясе – 1,145 га сазлыклы участокларны киптерү (2021, 2024 еллар);
- Әлмәт районында «Ярыш» ҖЧҖ җирләрендә культуртехник эшләр – 1,79 га (2023 ел);
- Арча районының Шекә авылы янында «Северный» АХП ҖЧҖ карамагындагы сугарыла торган участокка капиталь ремонт – 583 га сугару (2021 ел);
- Мөслим районы Уразмәт авылы янында «Август-Мөслим» ҖЧҖ өчен сугарыла торган участок төзелеше – 558 га сугару (2023-2024 еллар).
Татарстанның аграр сәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 2024 елның октябрь азагына 354,3 млн долларны тәшкил иткән. Чагыштыру өчен – үткән ел бүгенге бәяләр белән әлеге күрсәткеч 457,6 млн доллар күләмендә булган.
Нет комментариев