Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мәктәпләрендә капиталь ремонт 14 процентка үтәлгән

Татарстанда 63 мәктәптә капиталь ремонт эшләре 14 процентка үтәлгән.

Бүгенге көндә подрядчылар 60 объектта эшли. Республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте китерә.

2026 елда «Мәгариф» тармагында барлыгы 170 объектны ремонтлау күздә тотыла. Эшләр дүрт федераль һәм дүрт республика программасы кысаларында алып барыла.

Айзатуллин хәбәр иткәнчә, азык-төлек блоклары дүрт объектта ремонтлана. Программаның төп өлеше укучылар җәйге каникулларга чыгу белән башланачак.

Балалар бакчаларын ремонтлау эшләре 24 процентка үтәлгән. Хисап чорында Казанда бер объектта эшләр төгәлләнгән.

Ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау 23 процентка үтәлгән. Эшләр алты объектта алып барыла.

Тулай торакларда ремонт 15 процентка үтәлгән. Сәламәтлек саклау өлкәсендә быелга программага 96 объект кертелгән. Аларның өчтән береннән артыгы - фельдшер-акушерлык пунктлары, анда ремонт эшләрен башкару дәрәҗәсе 37 процент тәшкил итә.

Балалар өчен сөт ризыкларын өләшү пунктларын ремонтлау эшләре, Казанда тәмамланган ике объектны исәпкә алып, 57 процентка

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев