Татарстан мөфтие Рәҗәб ае якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итте
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин изге Раджаб ае җитү уңаеннан дин тотучыларга юллама белән мөрәҗәгать итте.
Ул бу айның Рамазан ае якынлашуның хәбәрчесе һәм аңа рухи яктан әзерләнү вакыты булуын ассызыклады.
«Рәҗәб – Рамазан ае якынлашуның иң беренче хәбәрчесе. Ул безгә ураза башланырга төгәл ике ай калганлыгын күрсәтә. Димәк, мөселманнарга аңа рухи һәм физик яктан әзерләнергә вакыт», – дип билгеләде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Шулай ук мөфти искәрткәнчә, Рәҗәб ае хәрәм ай санала, бу чорда мөселманнар ачуланышулардан һәм кирәкмәгән гамәлләрдән тыелырга тиеш.
«Киләсе атнада, Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кичтә (25 декабрьдән 26 декабрьгә каршы төндә), Рәгаиб кичәсе була. Бу – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әти-әнисе никахлашкан көн. Ә Раҗәб аеның 26нчы көненнән 27нче көненә каршы кичтә (2026нчы елның 15 гыйнварыннан 16 гыйнварына каршы төндә) – Мигъраҗ кичәсе, ягъни Аллаһ Илчесенең ﷺ күккә ашуы һәм аның Мәккәдән Кодүскә (Иерусалим) могҗизаи төнге сәяхәте белән истәлекле кич була. Моннан тыш, Аллаһ Раббыбыз Исра вә Мигъраҗ төнендә барлык мөселманнарга биш вакыт намаз, Кыямәт көнендә үз өммәте өчен Расүлебезнең ﷺ шәфәгать кылуын һәм «Әл-Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләрен бүләк иткән», – дип хәбәр итте Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Фото: dumrt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев