Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан районында янгында ике бала һәм бер олы кеше һәлак булган

Ике катлы йортның икенче каты янган.

Бүген Татарстанның Биектау районы Биектау авылында Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыккан. Ике катлы йортның икенче каты янган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, янган йорт тәрәзәсеннән янгын сүндерүчеләр 7 яшьлек малайны коткарган.

Янгын урынында 3 яшьлек малай, 57 яшьлек хатын-кыз һәм 5 яшьлек кыз мәетләре табылган.

Янгын сүндерүчеләр йөз квадрат метр мәйданга таралган янгынны сүндергән. Янгынның беренчел сәбәбе – кыска ялганыш.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, вакыйга урынына Биектау районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Руслан Зәйнуллин килгән.  Янгында өч кешенең үлеменнән соң «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

 

 https://tatar-inform.tatar

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев