Татарстан Рәисенә Төрекмәнстан лидерыннан дуслык билгесе итеп - ике алабай
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, көчекләр март аенда туган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында хәбәр иткәнчә, Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов дуслык билгесе итеп аңа ике алабай җибәргән.
«Хәзер Акдусның дуслары бар - Алабай белән Аладжа! Төрекмән халкы лидерына зур рәхмәт! Алабай Төркмәнстанның милли горурлык символы санала. Мондый бүләк алу - безнең өчен зур мәртәбә. Рәхмәт сезгә, Гурбангулы Мяликгулыевич!» - диелә хәбәрдә.
Фото: ТР Рәисенең МАКСтагы рәсми каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев