Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасында 2026 елга җәмәгать транспортында йөрү өчен тарифлар расланды: Лениногорскида юл йөрү бәясе артачак

Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты 2026 елга җәмәгать транспортында йөрүнең максималь чик бәяләрен раслады.

Әлеге карар транспорт системасының тотрыклы эшләвен һәм пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

2026 елның 1 гыйнварыннан Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә юл йөрү бәясе 46 сум тәшкил итәчәк. Озак вакыт файдалану билетлары белән түләгәндә бер баруның бәясе 36 сум була.

Минзәлә, Нурлат, Лениногорск, Зәй һәм Актаныш шәһәрләрендә тариф 33 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында шәһәр яны юлларындагы бер километрның бәясе 3,68 сум дип билгеләнгән.

Башка муниципалитетларда чыгымнар турында расланган мәгълүматлар булмау сәбәпле, 2025 ел тарифлары саклана.

Тарифларның артуы чыгымнарның артуы белән бәйле: ягулык – 10,4% ка, электр энергиясе – 14,3% ка, материаллар һәм запас частьләр – 11,7% ка, шулай ук минималь хезмәт хакының 20,7% ка арткан һәм яңа автобуслар, троллейбусларга чыгымнарны исәпкә алу.

Гамәлдәге барлык социаль ярдәм чаралары саклана. Тарифлар турындагы карар профильле министрлык белән килештерелгән.

 

https://www.tatar-inform.ru

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев