Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Росреестр белән юл картасын имзалаган беренче төбәк булды

Росреестр Татарстан хөкүмәте белән төбәк территорияләренең капитализациясен арттыру буенча комплекслы чаралар планын - юл картасын имзалады.

2026 елдан 2028 елга кадәр республикада күчемсез милек объектларының исәпкә алу-теркәү гамәлләрен оптимальләштерү һәм төбәк территорияләренең капитализациясен арттыру буенча эш алып барылачак, дип хәбәр иттеләр төбәк идарәсендә.

Росреестр башлыгы урынбасары Людмила Лилина билгеләп үткәнчә, әлеге алым төбәкләрнең һәм ил икътисадының нәтиҗәле үсешенә юнәлдерелгән. Хәзер Татарстанда ЕГРНга 4,5 миллион күчемсез милек объекты турында мәгълүмат кертелгән.

Татарстан кадастр бәяләве, территорияләрне капитальләштерү, исәпкә алу-теркәү эшчәнлегендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре кертелгән комплекслы юл картасы имзаланган беренче төбәк булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев