Татарстан Росреестры соңгы 5 елда 1200 гә якын газүткәргеч теркәгән
Татарстанда капиталь төзелеш объектларын газлаштыру, шул исәптән бакчачылык ширкәтләрен социаль газификацияләү буенча дәүләт программасы буенча эшләр дәвам итә.
Соңгы 5 елда Татарстан Росреестры кадастр исәбенә куйды һәм 1 181 газүткәргечкә хокукны теркәде, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәтендә.
"Республика халкы өчен газдан файдалану мөмкинлегенең социаль өлешен исәпкә алып, безнең ведомство үз вәкаләтләре чикләрендә региональ хакимият органнарына һәм газлаштыру операторына газ бүлү челтәрләре өчен кирәкле документларны алар файдалануга тапшырылганнан соң ук тутырырга ярдәм итә. Бу җир участокларына, шул исәптән бакчачылык ширкәтләрен социаль газификацияләү программасында катнашучы объектларга газ тоташтыру процессын тизләтергә ярдәм итә", - дип билгеләп үтте Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев