Татарстан синоптиклары гыйнвар аенда кар күп явачак дип фаразлый
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан синоптиклары гыйнвар аенда кар күп явачак дип фаразлый

2026 елның гыйнварында Татарстанда уртача һава температурасы климат нормасы чикләрендә булыр дип көтелә.

 Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразлавынча, Казанда уртача айлык температура -10 градус, республика буенча -10,9 градус тәшкил итәчәк, бу күпьеллык күрсәткечләргә туры килә.

Шул ук вакытта, гыйнварда явым-төшем күләме климат нормасыннан югарырак булыр дип фаразлана. Казанда ул - 46 миллиметр, Татарстан буенча 33 миллиметр тәшкил итә, әмма чынлыкта күрсәткечләр аннан артып китәргә мөмкин.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: Владимир Васильев


Нет комментариев