Татарстан студентлары яхшы укыган өчен транспорт гранты алырга мөмкин
Татарстанда «Транспорт гранты — 2021» республика бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә.
Студентлар транспорт чыгымнарына тоту өчен акча ота ала.
«Бәйгедә катнашу өчен көндезге бүлектә укучы булырга һәм «бик яхшы» билгеләренә укучы, фәнни-тикшеренү, иҗтимагый, мәдәни-иҗади яки спорт эшчәнлекләрендә активлык күрсәткән, академик бурычлары булмаган укучы» категорияләренә туры килергә кирәк», — дип аңлата оештыручылар.
Гаризаны 2021 елның 6 декабренә сайтта бирергә була. Бәйге нигезләмәсе белән «ВКонтакте» да рәсми төркемдә танышырга була.
https://tatar-inform.tatar/news/science/05-12-2021/tatarstan-studentlary-yahshy-ukygan-chen-transport-granty-alyrga-m-mkin-5844518
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев