Финанс грамоталылыгы буенча Бөтенроссия онлайн-исәпкә алу 27 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Узган ел анда Татарстаннан 52 меңнән артык кеше катнашты.
Тестны мөстәкыйль рәвештә яки бөтен гаилә белән үтәргә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен форматында биремнәр әзерләнгән, алар акча белән идарә итү һәм җыеп бару нигезләрен аңларга ярдәм итәчәк. Олыларга үз белемнәрен база яки алдынгы дәрәҗәдә тикшерергә тәкъдим итәчәкләр.
Быел исәпкә алуга цифрлы платформалар һәм маркетплейслардан алынган реаль хәлләргә нигезләнгән практик биремнәр кертелде. Аерым алганда, катнашучыларга фишинг белән очрашканда нишләргә кирәклеген аңларга туры киләчәк.
Йомгаклау нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы кыенлыклар тудырган темалар буенча шәхси киңәшләр алачак. Исәпкә уңышлы узучыларга исемле сертификат биреләчәк.
Тест узарга һәм теркәлергә мөмкин: finzachet.ru.
НТР 24
Нет комментариев